Татарстанга -19 градуслык салкыннар кайта
Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк.
Кыска вакытлы җылынудан соң республикага яңадан салкыннар кайта.
Синоптиклар фаразлавынча, 18 февральгә каршы төндә һава температурасы -11…-16 градуска кадәр төшәчәк, ә республиканың көнбатыш районнарында -19 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез исә -6…-11 градус көтелә.
Кар, юеш кар, урыны-урыны белән яңгыр һәм буран ихтимал. Метеорологлар бозлавык, көчле җил һәм юлларда катлаулы хәл турында кисәтә. Халыкка сак булырга һәм юлларда иминлек чараларын үтәргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia