Татарстандагы бер йорт подвалында еланнар үрчегән
Чаллының ГЭС бистәсендәге 4/3А йорты подвалында еланнар барлыкка килүе турындагы хәбәрне коткаручыларга әлеге йортта яшәүчеләр җиткергән.
Бу хакта "Челниниские известия" хәбәр итә.
Бер генә түгел, ә бөтен бер гаилә булып яшәүче еланнарның монда ничек килеп эләгүе билгеле түгел. Әлеге хәбәрне торак-коммуналь сферасы хезмәткәрләренә тапшырганнар, елланнарны нишләтәчәкне алар хәл итәчәк.
фото архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа