Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстандагы бер авылны бетерделәр

Нурлат районындагы Покровский бистәсе торак пункт булудан туктады.

Тиешле закон проектын Дәүләт Советы депутатлары хуплады.
“Бистә Яңа Тумба авыл җирлеге территориясенә карый. Покровский бистәсендә яшәүче калмады. Һәм ул торак пункт билгеләрен югалтты, алга таба үсеш перспективалары да күренми.

Анда шулай ук юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни һәм көнкүреш объектлары, сәүдә объектлары, торак йортлар, корылмалар, башка күчемсез милек объектлары юк.

Яңа Тумба авыл җирлеге халкы торак пунктны бетерү инициативасын хуплады”, – дип сөйләде Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышында

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/tatarstandagy-ber-avylny-beterdelar

Дилбәр Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса