"Газель" йөк ташу машинасы йөртүче руль артында - урам буйлап хәрәкәт иткән вакытта вафат булган. Вакыйганы күреп калучылар әйтүенчә, автомобильнең тизлеге кими, юлдан читкә тайпыла һәм таш коймага бәрелә. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә ир-атка ярдәм итә алмый - ул инде үлгән була.
Соңрак шунысы ачыкланган: ир-ат күптән түгел инфаркт кичергән, әмма кабат эшкә чыгарга булган.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...
Нет комментариев