Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда Тикшерү комитеты йөкле хатын үлеме сәбәпләрен ачыклый

Тикшерү комитеты Зәйдә яшәүче йөкле хатын үлеме сәбәпләрен ачыклый. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова әйтте.

Фаҗига  Зәйдә булган. 26 яшьлек йөкле хатынның кибеттә хәле киткән. Аңа "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Урынга килгән табиблар укол ясаган, хатын хастаханәгә барудан баш тарткан һәм өенә киткән. Өйдә хатынның хәле начарланган. "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән аны хастаханәгә илткәннәр. Табиблар тырышуына карамастан, хатын һәм аның тумаган баласы һәлак булган, дип яза агентлык.

 

Бу хатын йөклелегенең тугызынчы ае булган. Аның ике баласы ятим калган, дигән мәгълүмат та бар.

 

Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башкара. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.+

 фотоnews.vse42.ru

http://matbugat.ru/news/?id=23290

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса