Татарстанда тавыш бирү участоклары 25 июньнән ачыла
Төп законга төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүләр җиде көн дәвам итәчәк.
Татарстанда «мобиль сайлаучы» системасы ярдәмендә тору урынында тавыш бирү буенча гаризалар кабул итү төгәлләнде. 16,6 меңнән артык татарстанлы мондый мөмкинлектән файдалану теләген белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сылтамасына нигезләнеп. «Тавыш бирү өчен участоклар индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителгән инде», – дип сөйләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып тавыш бирүнең ничек узачагы турында сөйләгәндә, Кондратьев сайлау участокларында килүчеләрнең барысының да температурасы үлчәнәчәк, дип ассызыклады. Тавыш бирүчеләрнең агымы аерылачак, ә участокка керү һәм чыгу юлында дезинфекцияләүче келәмнәр һәм санитайзерлар булачак. Участоклар көн дәвамында, эшне туктатмыйча, берничә тапкыр чистартылачак. Социаль дистанциягә аерым игътибар биреләчәк. Махсус уклар бина эчендә хәрәкәт итү юнәлешен күрсәтә. Җиһазлар аралап урнаштырыла, ә тавыш бирү өчен кабиналар алгы пәрдәләрсез булачак. «Без тавыш бирүдә катнашучыларга үзләренең шәхси саклану чаралары – битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук авторучкалар белән килергә киңәш итәбез. Алар булмаса, без барысын да шәхси саклану чаралары һәм авторучкалар белән тәэмин итәчәкбез. Тавыш бирү җиде көн дәвамында максималь саклык чаралары белән узачак», – дип белдерде Кондратьев.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньдә башланды һәм 1 июльдә тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа