Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды
Быел Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 2018 елда Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә, Сабан туе 16-17 июньдә булачак.
Казанда һәм Чаллыда Сабан туе 23 июньдә булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бәйрәм чараларын бу даталарда уздыру буенча оештыру эшләрен башкару йөкләнә.
Карарда җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга татар милли бәйрәме Сабан туен шушы көннәрдә оештыруда катнашу тәкъдим ителгән.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев