Татарстанда питбайкта 14 яшьлек бала үлгәннән соң җинаять эше кузгаттылар
Татарстанда питбайкта кыз үлгәннән соң саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.
Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Бөгелмә районының Иске Исак авылында 14 яшьлек бала питбайк руле артында фонарь баганасына килеп бәрелгән. Кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән, ә аның 13 яшьлек пассажирын җәрәхәтләр белән хастаханәгә салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia