Татарстанда кечкенә бала өстенә тоннага якын авырлыктагы таш ишелеп үлгән
Ташландык тегермәндә туганнарына таш җыярга ярдәм иткәндә, өстенә кирпеч стена җимерелеп, 10 яшьлек малай һәлак булган.
Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. “Тикшерү версиясе буенча, узган шимбәдә Иске Татар Әдәмсуы авылында бабасы һәм ике туганы 10 яшьлек малайны үзләре белән ташландык тегермәнгә алып баралар. Алар өй нигезе күтәрү өчен кирпеч җыярга барган. Ир-атлар кирпеч җыйганда, бала бина янында уйнаган”, - дип сөйләде Шептицкий. Балага кисәтү ясасалар да, ул уйнавын дәвам иткән. Бер мизгелдә аның өстенә тоннага якын авырлыктагы бетон тоташтыргыч ишелгән. Бала күп санлы имгәнүләр алган һәм урында ук вафат булган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. “Саксызлык белән кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25981
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа