Татарстанда «Каршы як полоса»профилактик чарасы узачак
5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» дип аталган профилактик чара узачак.
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле каршы як полосага чыгу аркасында 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге аварияләрдә 21 кеше һәлак булган, 75 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.
Белгечләр ассызыклаганча, бу саннар — гади статистика гына түгел. Аларның һәркайсы кеше фаҗигасен, кире кайтарып булмаслык югалтуны яки авыр җәрәхәтләрне аңлата.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә кагыйдәне кабат бозган очракта, йөртүче 1 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда аеруча сак булырга чакыра.
Юл шартларын һәм һава торышын исәпкә алу, хәвефле маневрлардан баш тарту — аварияләрне киметүнең төп шарты.
Белгечләр искәртә: берничә минут вакыт оту теләге беркайчан да кеше гомере бәясенә торырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia