Татарстанда июнь уртасы гадәттәгечәдән кызуырак булачак
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада июньнең икенче ункөнлегендә (11–20 июнь) һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечтән 1 градуска югары күтәреләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу чорда климатик норма:
Татарстан буенча – 18,3 градус;
Казан өчен – 18,0 градус.
Көтелгәнчә, әлеге ункөнлектә уртача температура республикада 19,3 градуска, башкалабызда 19,0 градуска кадәр җитәчәк.
Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрмә торучы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia