Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда дуңгыз гриппы тарала

Маска киеп йөрергә кушалар

Татарстанда бу эпидемия сезонында грипп йоктыруның 67 очрагын ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«АН1N1-2009 төркеме гриппының 59 очрагы, В төркеме гриппының җиде очрагы һәм А төркеме гриппының бер очрагы», - дип сөйләделәр агентлыкка ведомство матбугат хезмәтендә.

Искәртик, AH1N1-2009 төркемен шулай ук дуңгыз гриппы дип тә атыйлар. Грипп йоктыруның гомуми санының 88 процентын дуңгыз гриппы тәшкил итә, дип өстәделәр Роспотребнадзорда.

Шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко илдә яшәүчеләрне, сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) һәм грипп авырулары таралу сәбәпле, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә өндәде.

Шулай ук ул Россиядә гриппка каршы вакциналарының барысында да дуңгыз гриппыннан профилактик компонентлар булуын әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Быел H1N1 штаммы таралды. Бу сезонда тәкъдим ителә торган вакциналарда нәкъ менә H1N1 штаммы өчен барлык профилактик компонентлар бар, шуңа күрә гриппка каршы вакцинация тулысынча нәтиҗәле», - диде министр.

Михаил Мурашко сүзләренчә, Россиядә грипптан даруларга кытлык юк.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/tatarstanda-dungyz-grippy-tarala

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев