Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда декрет акчалары белән мошенниклыкта шикләнелүчеләрне эзлиләр

Татарстанда декрет акчалары белән мошенниклыкта шикләнелүче ир-атларны эзлиләр. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел хокук саклау хезмәткәрләренең Социаль иминият фондыннан акча үзләштерүнең яңа схемасын ачыклаган. Йөклелек һәм бала туу буенча пособиеләр алуда мошенниклыкта йөздән артык декреттагы хатын һәм берничә юридик зат катнашкан, дип яза Татар-информ. 

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча хезмәте федераль эзләүдә булган Алексей Беляков һәм Гия Чухуаның кайдалыгын белүче булса, полициягә (843) 291-38-93, 291-31-87, 291-22-45 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый.

 фото матбугат ру сайтыннан алынды.

http://matbugat.ru/news/?id=23167

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса