Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан вакцинация теләгән барлык кешегә дә үткәрелә
Вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә ясату бик мөһим.
Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация теләгән һәр кешегә ясала. Хәбәр булганча, республикага «Спутник V» (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылды. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган.
Белгечләр бәяләвенә караганда, вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процентны тәшкил итә, шулай ук ул авыр формалардан һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирә. Әлеге вакцинаны 21 көн аерма белән ике тапкыр кадыйлар. Иммунитет ике елга формалаша, дип фаразлана.
Коронавируска каршы торырга ярдәм итүче вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә үтүе мөһим. Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына чирләп китү куркынычы янамый.
Вакцинация бушлай һәм кешенең үз теләге белән үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа