Сүз барлыгы 660 миллион сумлык бурыч турында бара. Карарларның 2318е алиментлар түләү җаваплылыгына кагыла (бу өлкәдә барлыгы 575,8 миллион сум бурыч җыелган). Әлеге күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, барлыгы 137 миллион сум түләтелгән. 2017 ел башыннан суд приставлары транспорт йөртү хокукын чикләүче инде 50 карар чыгарган.
Җәмгыять
Татарстанда бурычлы 2440 кеше машина йөртү хокукыннан колак каккан
2016 елда Татарстанда суд приставлары бурычлы кешеләрнең кайбер очракта машина йөртү хокукын чикләү вәкаләтенә ия булган иде.Беренче чиратта бу чара алиментлар түләмәүчеләргә кагылды. Үткән елда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе тарафыннан вакытлыча машина йөртү хокукын чикләү буенча 2440 карар чыгарылды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
http://www.shahrikazan.com/ru
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев