Татарстанда +33 градуска кадәр кызу булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итәләр. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән 13 метрга кадәр җитәчәк.
Көндез һава +28...+33 градуска кадәр җылыначак.
Казанда шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез максималь температура +30...+ 32 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia