Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган

Лениногорскида коткаручылар оныгы балконда бикләп калдырган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Дала урамындагы 19 нчы йортта булган - 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган. Әби кеше фатирга балалар янына коткаручылар ярдәмендә генә керә алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатир ишеген ачып кереп, әби-карчыкны балконнан чыгарган. Бу вакытта фатирда шук малай белән аның 1 яшьлек сеңлесе дә булган.

http://www.saby-rt.ru

фото сайттан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев