Җәмгыять

Татарстанда hава торышы үзгәрә

10 мартта Татарстанда аязган вакытта һава температурасы нольдән 25-30 градус түбән булачак.

Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстан башкаласында һава температурасы 25 градус салкын булачак. Бу хактагы кисәтү хәбәрен Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе таратты.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 10 мартта Татарстанда урыны белән 25-30 градус салкын булачак, шулай ук томан төшүе көтелә.

http://tatar-inform.tatar

фото татар информ.


Нет комментариев