Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 2020 елда илкүләм проект буенча 44 юл объектын ремонтлаячаклар

Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк.(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»).

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елда Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Һәм әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объектны төзекләндерергә уйлыйлар. «Барлык объектлар буенча да эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән», - дип әйтелә министрлык хәбәрендә.

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда тормышка ашырыла башлады. Республика моңа кадәр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты. Хәзерге вакытта ул илкүләм проект составына керә торган проект.

Илкүләм проектның өстенлекле бурычы булып тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру тора. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» - 12 илкүләм проектның берсе. Ул илдә 2019 елның гыйнварыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Узган елда республикада әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса