Татарстан Югары суды Илһам Шакировның бәхәсле фатиры буенча ахыргы карар чыгарды
Бүген Татарстан Югары судында танылган татар җырчысы Илһам Шакировның фатиры тирәсендә бәхәскә нокта куелды: суд Казанның Вахитов суды карарына карата апелляция шикаятен карады.
Бу хакта Бизнес Онлайн яза. Искәртеп узабыз, быелның 11 мартында Вахитов судында ике дистә елдан артык татар эстрадасы йолдызын карап тәрбияләгән Илһам Шакиров ярдәмчесе Илһам Хаҗиев һәм артистның 90 яшьлек сеңлесе Зәйнәп Гәрәева арасында гаугалы процесс башланган иде. Башкаланың Каюм Насыйри урамындагы 44нче йорттагы фатир җырчы вафатыннан соң Хаҗиевка күчә, гариза бирүчеләр исә моның белән килешми. Өч айга якын карап тикшергәннән соң судья фатирның Илһам Хаҗиевка күчүен танып карар чыгарды. Соңрак Гәрәева Зәйнәп Гыйльметдин кызы беренче карар белән килешмичә, апелляцион шикаять биргән иде. Бүген суд Вахитов район суды карарын үзгәрешсез калдырган.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26406
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа