Татарстан республикасында язгы кыр эшләре чорында янгынга каршы режим игълан ителә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән республикабызда язгы кыр эшләре чорында янгынга каршы режим игълан ителә.
Ул 25 апрельдән 15 нче майга кадәр дәвам итә. Бу вакытларда басуларда корыган үләннәрне яндыру тыела. Эре хуҗалыкларга һәм фермерларыбызга үз чәчүлек җирләре урман полосалары, олы автомобиль трассалары һәм торф ятмалары белән чиктәш булганда, аеруча сакчыллык чаралары күрүләре сорала. Карарда шулай ук янгын сүндерү техникаларының төзек булуы һәм дружиначыларның кизү торуларын оештыру хакында да әйтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа