Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы бара
Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы бара. Ул 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Аның кысаларында Кызыл Йолдыз урманчылыгының урман фонды территориясе каты көнкүреш калдыкларыннан, корган, ауган агачлардан чистартыла. Шулай ук чатыр (беседка), аншлаглар, мәгълүмати щитлар төзекләндерелә. Гомуми белем бирү учреждениеләре өчен экологик конкурслар уздырыла. Кызыл Йолдыз урманчылыгының урман фонды Балык Бистәсе, Мамадыш, Теләче, Саба, Кукмара районнары территорияләренә урнашкан.
«Татарстанның чиста урманнары” республика табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле уздырылып килә. Аның төп максаты – урманнарның санитар-экологик торышын яхшырту. Акция барлык муниципаль районнарда үткәрелә. Анда министерство, ведомство, учреждение, оешма-предприятие, урман участоклары арендаторлары, бакчачылык ширкәтләре, кооператив, экологик берләшмәләр вәкилләре, студентлар, волонтерлар, яшь урманчылар актив катнашалар.
Акциянең язгы этабында (22 апрельдән 22 июньгә кадәр) 9,7 мең кеше катнашты. Алар көче белән урман фондыннан 3,3 мең куб.метр ауган агач, каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды.
Табигатебезгә битараф булмаган барлык гражданнарны «Татарстанның чиста урманнары” акциясенә кушылырга чакырабыз. Бергәләп алынсак урманнарыбыз чистарыр, аларның санитар-экологик торышы яхшырыр.
Н. Тазмеев, Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа