Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе үткәрелә
Бер-беребезгә мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек сыйфатларын арттыру максатыннан, 5-12 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе үткәрелә.
Шул уңайдан районыбызда күп төрле хәйрия һәм күңел ачу чаралары оештырылды. Ул әле дә дәвам итә. Оешма-предприятие, учреждение вәкилләре ялгыз яшәүче өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында булдылар, аларны бүләкләр, күчтәнәчләр белән сөендерделәр. Татар халкында “Яхшылык эшлә дә суга сал - балык белер, балык белмәсә, халык белер” дигән әйтем бар. Һәр көн игелекле гамәлләр кылып, изге эшләр башкарып яшик, янәшәдәгеләргә миһербанлы, шәфкатьле булыйк.
фото архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа