Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән котлыйм.

Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланырлык. Дуслык һәм үзара аңлашу, кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә.

Районыбыз, күпмилләтле татарстанлылар сафында социаль-икътисади, күркәм яңарыш, үзгәртеп кору юлыннан атлый. Республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эштә балыкбистәлеләрнең дә лаеклы өлеше бар. Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла, игенчеләребез фидакарь хезмәттә - кырларда уңыш язмышын хәл итә. Киләчәктә дә эшләребезнең уң булачагына, райондашларыбызның Татарстаныбыз хакына тырышып, җаваплылык тоеп эшләячәкләренә ышанабыз.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, мул тормыш, республикабыз үсешенә өлеш кертерлек яңа казанышлар телим!

Илдар Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса