Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк
2021 елның 28 апрелендә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк.
Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуроры һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасарлары белән берлектә узачак.
Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Балык Бистәсе поселогы, Ленин ур., 48, (башкарма комитет бинасы) 22 нче кабинетта башкарылачак.
Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа