Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Балык Бистәсендә булып китте-Фотолар

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән районыбызда булып китте.

Ул үзенең визитын Трой-Урай җирлегендә Рүзәл Габитовның крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышудан башлады. Бүгенге көндә фермер хуҗалыгында 189 баш мөгезле эре терлек тота. Аның 63 е савым сыерлары. Узган елда хуҗалыкта 226 тонна сөт, 14 тонна ит, 465 тонна ашлык җитештерелгән. Фермер дүрт кешене даими эш урыны белән тәэмин итеп тора. Президентыбыз хуҗалыкның икътисади үcеше, перспектив план-максатлары белән кызыксынды.

Аннан Рөстәм Нургали улы Миңнеханов агротехникум янәшәсендә күптән түгел генә файдалануга тапшырылган "Йолдыз" балалар бакчасында булды. Яңа төзелеш, андагы шартлар белән кызыксынды.

Президент район Советының узган ел йомгакларына багышланган отчет утырышында катнашты. Утырыш алдыннан 2015 елның республика программасы кысаларында төзелгән яңа мәдәният йорты белән якыннан танышты. Районыбызның агросәнәгате коллективлары, кече һәм урта бизнес предприятиеләре үзләре җитештерә торган продукциясен тәкъдим иткән күргәзмәне карады.

Район Советы утырышында төп доклад белән район башлыгы Илһам Валеев чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында 2015 елда 21 дәүләт программасы буенча алып барылган эшчәнлеккә тирәнтен анализ бирде. Планлаштырылганнарының вакытында, сыйфат белән башкарылып чыгуын билгеләп үтте. Районга олы ярдәме өчен Президентка район халкының олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ни әйтсәң дә, районыбыздагы соңгы еллардагы социаль үзгәрешләр район үзәгенең, авылларыбызның йөзен, яшәү шартларын бик күпкә яхшыртты. Соңгы өч елда гына да район буенча 1 миллиард сум күләмендә 60 километрга якын асфальт юл салынган, каты катлам түшәлгән. (Авт. Район башлыгының тулы варианттагы чыгышы белән газетабызның сайтында таныша алырсыз).

Совет утырышында Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында район эшчәнлегендәге кайбер мөмкинлекләрнең тулы куәткә файдаланылмавын билгеләп үтте, киләчәктә икътисади юнәлешкә игътибарны нык көчәйтергә чакырды. Ул бүгенге сәяси, икътисади вәзгыятьтән чыгып республика алдында торган бурычларны ассызыклап узды.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит