Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш визиты белән килде
Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов районыбызның“Азык- төлек корпорациясе” хуҗалыгы басуында инвесторлар, эшмәкәрләр, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.
Ул районда кыр эшләренең барышы белән кызыксынды, бүгенге көн бурычларына тукталды, сорауларга җавап бирде, эшмәкәрләр әзерләгән күргәзмә белән танышты. Аны Татарстан Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов , район җитәкчесе Илдар Таҗетдинов һәм башка рәсми затлар озатып йөрделәр. Бу хакта тулырак язмабыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа