Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикабыз елгаларында су күтәрелә

Татарстанда язгы ташкын аркасында дүрт авылда 20дән артык бакча участогын су баскан.

Метеорологлар хәбәр иткәнчә, Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе күтәрелүен дәвам итә: Идел участогында — 43 сантиметрга, Чулман участогында 60 сантиметрга кадәр үсеш теркәлгән. Зөя елгасында су 1 метрга, Кама аръягы елгаларында 62 сантиметрга, ә Алгы Камада 72 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Башка елгаларда да су артса да, әлегә аларда су басу очраклары юк.
Россия ГТХ Министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә,

Яңа Сокуры авылында — 10, ә Мәлки авылында 11 участок су астында калган. Шулай ук Буа районының Кыят һәм Чирмеш-Килдураз авылларында су күперләр аша чыккан. Шуңа карамастан, торак пунктлар белән транспорт элемтәсе өзелмәгән, социаль объектларга һәм торак йортларга су керү куркынычы юк.

Халыкны эвакуацияләү таләп ителми, авылларны яшәү өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән тәэмин итү мәсьәләләре контрольдә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса