Җәмгыять
Татарстан авылларында 53 модульле кибет барлыкка киләчәк
Татарстан авылларында модульле кибетләр барлыкка киләчәк. Иңе 7 метр, буе 7,3 метр, биеклеге 3 метр булган әлеге биналар "Авыл кибете" максатчан программасы кысаларында төзеләчәк.
Бу хакта бүген Татарстан кулланучылар берлеге утырышында мәгълүм булды. Чара берлекнең 2016 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясауга багышланган иде.
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/01/27/15-27.jpg)
Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов хәбәр итүенчә, 100 һәм аннан да күбрәк йорт исәпләнгән авыл җирлекләрендә барлыгы 53 шундый кибет булдыру күздә тотыла.
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/01/27/15-27-2.jpg)
Киләчәктә исә мондый кибетләр 75 һәм 50 йортлы авылларда да төзелер дип планлаштырыла.
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/01/27/15-27-3.jpg)
Сүз уңаеннан, республиканың 507 җирлегенә "күчмә" кибетләр хезмәт күрсәтә. Ихтыяҗ булган барлык авылларда да сату итәр өчен район куланучылар кооперативларына тагын 57 автокибет таләп ителә.
http://www.bugulma-tat.ru
Фотоremont-lyubercy.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев