Татарча солянка
Рецепт.
Ингредиентлар
100г Ит
50г Башлы суган
100г Тозлы кыяр
10-15г Май
25-30г Караҗимеш
30г Каймак
50г Катык
25г Томат пастасы
300г Шулпа
Тоз Борыч
Эш барышы
Сөякле иттән шулпа әзерлиләр дә сөзәләр. Пешкән итне — сыер, сарык, ат итен, бөерне вак кына токмачлап турыйлар. Башлы суганны боҗралап турап, аз гына майда кыздырып алалар. Тозлы кыярның кабыгын, эчен әрчегәч, юка итеп аркылыга турыйлар, томат пастасын аерым савытта кыздырып алалар. Караҗимешне, әйбәтләп югач, кайнар суга салыпторалар да төшен алалар. Барлык әзер ризыкныкәстрүлдәге сөзгән шулпага салып, тоз беләнборыч сибәләр һәм 10-15 минут кайнаталар.
Солянка куе булырга тиеш, аны, тирән, тәлинкәгә салып, каймак яисә катык белән бирәләр, өстенә яшел тәмләткечләр сибәләр.
фото и чыганак http://saby-rt.ru/news/ash-su/tatarcha-solyanka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia