Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Татар халык авыз иҗаты  - ак яулыклы әбиләребез күңелендә”

Күптән түгел генә Яңа Арыш мәдәният йортында “Татар халык авыз иҗаты  - ак яулыклы әбиләребез күңелендә” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Бәйрәм узачак зал искиткеч матур итеп, борынгы әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешләрен чагылдырган экспонат-истәлекләр белән бизәлгән иде.

Бәйрәмне матур милли киемнәрдән мәдәният йорты җитәкчесе Гөлүзә Ситдикова ачып җибәрде. Ул татар фольклорында зур кыйммәткә ия булган җанр төрләреннән  - мөнәҗәтләр һәм бәетләрнең авыздан-авызга күчеп безнең көннәргә килеп җитүе, мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе һәм бу җанрларның күп темаларны үз эченә алуын, ниндидер бер тылсымлы хикмәт булып яшәп, буыннардан-буынга күчеп килүен җиткерде.

Кичәбезне авылыбызның өлкән абыстае, мәчет мөгәллимәсе- Гөлсинә Хәретдинова һәм лаеклы ялдагы мөгәллимә  - “Мирас” ансамбле җитәкчесе Фәнзилә Имамиева дәвам итте. Алар матур, моңлы тавышлары белән мөнәҗәтләр әйттеләр, борынгы кыйссалар сөйләделәр. Авылыбызның 83 яшьлек Ак әбие - Мөслимә Ярмөхәммәтова мәктәп елларында, балачакта өйрәнгән “Сак белән Сок” бәетен, Һади Такташның “Мокамай” шигырен яттан сөйләп бар кешене таң калдырды. Мәчет мөгаллимәсе Гөлфирә Шакирова сабырлык турында хикәятләр, гыйбарәләр, тормышта булган гыйбрәтле вакыйгаларга бәйләп вәгазь сөйләде.

Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Диләрә Галимова бабаларыбызның аяк киеме – чабата турында шигырь сөйләп, әбиләребезнең күңел кылларын тибрәтте, яшьлекләренә алып кайтты.

Мәдәни чарада яшьләр дә шактый күп иде. Авылыбызның эшчән килене “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алган Гөлүзә Мусина мөселманча матур итеп яулык, шарф бәйләү серләренә төшендерде. Кичәбезне шәһәрдән кайткан кечкенә кунагыбыз – Раяз Габдуллаҗанов бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләп тәмамлады. Аның саф татарча, матур, сәнгатьле итеп сөйләве һәркемнең күңеленә хуш килде. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны янында дәвам итте.

Әйе, халык авыз иҗаты әсәрләрендә татар халкының үткәне, рухы, җаны, моң-сагышлары чагылыш таба. Бүгенге көндә дә җаныбызга, рухыбызга бәет-мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас.

Үзебезнең артистлар бар

 

 

Бүгенге тормышыбызны рухи азыксыз-театр, концерт, телевидениедән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Һәр елны “Театр көне” уңаеннан төрле фестивальләр, чаралар, концертлар оештырыла. Тикмәгә генә, “Театр ул- халык бердәмлеген һәм милләт ныклыгын саклаучы әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре”,-дип әйтмәгән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев.

Ел дәвамында безнең Яңа Арыш авылы мәдәният йортында төрле темаларга багышланган чаралар, концертлар, ярыш-бәйгеләр үткәрелә.

Шушы көннәрдә генә якташыбыз, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев исемендәге фестивальгә авылдашларыбыз мәшһүр драматург Туфан Миннуллинның “Алты кызга-бер кияү” исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр. Кияү-Хөрмәтулла Рәхмәтуллович образын Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы Равил Кәримов чын югары профессиональ дәрәҗәдә башкарды. Үзенең көр матур тавышы, ачык дикциясе, башкару, осталыгы белән авылдашларын таң калдырды.

Кызларыбыз да берсеннән-берсе оста итеп рольгә керделәр.

Лаеклы ялдагы мөгаллимәләребез Равия Вәлиева, Фәнзилә Имамиева, китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, өлкән сатучы Фирдания Ишмөхәммәтова, мәдәният йорты директоры Гөлүзә Ситдыйкова, сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Зыятдинова үз образларын тулысынча ачтылар.

Зал шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк иде. Авыл халкына узешчәннәребезнең чыгышы шулкадәр ошады, хәтта тамаша тәмамланганнан соң да халык өенә кайтырга ашыкмады.

Алга таба да үзешчән артистларыбызга иҗади уңышлар телибез, яңадан-яңа әсәрләр көтеп калабыз.

Нурзидә Хөсәенова,

пенсионер укытучы.

Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса