Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарихыңа күз саламын туган ягым...

 Балык Бистәсе районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан.

Ул 1927 елның 14 февралендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карары белән оештырыла. (1927 елның 13 мартында Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитетының Балык Бистәсе районын оештыру турында карары чыга).

Безнең Балык Бистәсе Лаеш, Питрәч, Теләче, Саба, Мамадыш, Алексеевск, Чистай муниципаль районнары белән чиктәш.

Балык Бистәсе районы оешканга кадәр безнең территория Казан губернасының Лаеш өязе составында була. Анда 6 волость бар иде: Анатыш, Бәтке, Зюза, Масловка, Урахча, Шумбут. 1920 елдан соң Татарстан АССРның Лаеш кантонына керә.

Район оешкан чорда территориядә 174144 кеше яши (шуларның 42472 – татар, 31672 – рус). Барлыгы 101,878 32 дисәтинә җир булган. «Бер берәмлеккә 1,4 дисәтинә эләгә". Саннардан күренгәнчә, халыкның җир белән тәэмин ителеше канәгатьләнерлек түгел. Район буенча болыннар уртача 11,736 дисәтинә тәшкил итә, ягъни болыннар уртача тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса