Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тарихчы якташыбызның яңа китабы дөнья күрде

Котлы Бөкәш авылында  якташыбыз, тарихчы Нурулла Гарифның яңа китабы белән танышу, фикерләр алышу чарасы булып узды. Аны китапханә мөдире Диләрә Сәхапова алып барды.

- Хәзер еш кына китап укчылар азайды дигән сүзләр ишетергә туры килә. Мин алай димәс идем, татар, рус телендәге  әдәби әсәрләрне һәм фәнни  китапларның үз укучысы бар. Алар үзләренең газета-журналларын көтеп алалар. Без бүген якташыбыз, язучы-тарихчы Нурулла Гарифның чираттагы китабы белән танышабыз.

Алдагы елларда «Борынгы Чаллы» дигән китабын бастырган иде. Ә быел «Котлы Бөкәш тарихы» дип аталганы дөнья күрде.  Бу аның 57 нче китабы.

Аны бастыру өчен автор тарафыннан күп хезмәт куелган.Беренче китапта борынгы Чаллы шәһәрчеге, файдалы казылмалар турында сүз барса,  икенчесендә Котлы Бөкәш авылының килеп чыгышы, аның халкы, анда эшләп килгән кайбер оешмалар тарихы бәян ителә.  Китапханә мөдире авторга шушындый тарихи эчтәлекле хезмәте,   материаллар туплауда булышкан Илшат Гайфуллинга  һәм аны китап итеп бастырып чыгаруда иганәчелек күрсәткәне өчен Айрат Сибгатуллинга  зур рәхмәтләрен белдерде.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса