Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Танылган җырчы Резидә Кадыйрова вафат

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат. Бу турыда «Матбугат.ру»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Резидә Кадыйрованың "Шәмдәлләр", "Әнием миләше", "Мәхәббәт җимешләре" дигән җырлары аеруча популяр иде.

Резидә апа 5 елдан артык каты авыру белән кәрәште. Әле быелның гыйнвар аенда гына аның тормыш иптәше Данис әфәнде бакыйлыкка күчте. 

Резидә Кадыйровага 22 апрель көнне 65 яшь тулган иде.

Мәрхүмә белән хушлашу урынын һәм вакытын "Матбугат.ру" соңрак хәбәр итәр. 

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=51013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса