Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Танылган татар һәм башкорт җырчысы хастаханәдә ята

Татар һәм башкорт җырчысы, композитор, продюсер Ирек Ногманов, инсульт кичереп, хастаханәдә ята.

 Бу хакта үзенең сәхифәсендә продюсер Илгиз Абракипов хәбәр итте. «Интертат», аның белән элемтәгә кереп, Ирек Ногмановның хәлен белеште.

Бу күңелсез хәл узган атнада булган. Белорецк шәһәренә чыгыш ясарга баргач, хәле начарланган. Танышларым шалтыратып, баш табибка чыгуымны үтенделәр, бераз ярдәм итәргә туры килде.

Кичә шалтыратып сорашкан идем. Хәзер инде җырчы үз аңында, хәле әйбәт, диделәр. Вертолет белән Белорецктан Уфага күчергәннәр. Хәзерге вакытта Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә дәвалана.

Йөгереп йөргән җиреннән менә шундый хәл. Ирек ел саен Башкортстанда үзенең сольный концертларын куя, корпоративлар-мәҗлесләрдә чыгышлар ясый. Җыелма концертларда да гел күрәбез үзен. Исән-сау тернәкләнсен инде, – диде Илгиз Абракипов.

 

 

Фото: Ирек Ногмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Тулырак: https://intertat.tatar/news/isan-sau-ternaklansen-inde-populyar-yrcy-irek-nogmanovka-insult-bulgan-5879685

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса