Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында яшәүче егет таныклыгыннан колак каккан

2024 елның 2-3 февраль көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау буенча рейд чаралары үткәрде.

Бер автомобиль йөртүче алкоголь кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәндә тоткарланган.

2 нче февраль көнне 21 сәгать 40 минутта Казан-Оренбург-Балык Бистәсе юлының 24 нче километрында «Рено» маркалы автомобиль туктатыла. Аны Корноухово авылында 1986 елда туган, шунда ук яшәүче, алкоголь кулланган гражданин идарә итүе ачыклана.
 Машина йөртүчегә Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән (идарә итү хокукыннан 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса