Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигать сынаулар китерә

Комиссия утырышы Балык Бистәсе гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында һава шартлары нәтиҗәләренә анализ ясалды.


Район администрациясе залында башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышы узды. Анда һава шартлары алып килгән бәла-каза нәтиҗәләренә анализ ясалды, районда узган  давыл нәтиҗәләрен бетерү буенча күрелгән чаралар буенча оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшү булды.
Билгеле булганча, табигать стихиясе кайбер оешмаларның биналарына, шәхси йортларга, район халкының шәхси хуҗалыкларына зур зыян китергән. Көчле җил торак йортларның металл түбәләрен, теплицаларга алып ата, биналарның тәрәзәләре вата, баганалар, коймаларны җимерә, агачларны сындыра, контейнер мәйданчыкларына зыян китерә. Анатыш, Иске Арыш, Масловка, Корноухово, Балыклы Чукаево, Кече Әшнәк, Полянка, Шиланка авылларында электр белән тәэмин итүне өзә.
Район җитәкчелеге һәм төрле хезмәтләр вакытында ашыгыч чаралар күрделәр, торгызу эшләре дәвам итә.  
Хөрмәтле балыкбистәле-ләр, мондый табигый катаклизмнар вакытында сак булыгыз һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының куркынычсызлык буенча киңәшләрен үтәгез.

Тансылу Минһаҗева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев