Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиблар томограф эчендә бер әбине югалтканнар: 6 сәгатьтән соң тапканнар

Болгария хастаханәләренең берсендә медиклар тикшеренү узган вакытта 70 яшьлек әбине югатканнар, аны 6 сәгать эзләгәннәр.

 Кызы сүзләре буенча, Асенка Христова үпкәләрен тикшертергә дип киткән җирдән юкка чыккан.

Аптырашка калганнар якыннары һәм табиблар әби югалганнан соң полициягә мөрәҗәгать итәргә булганнар. Әбигә куркыныч дигноз куйганнан соң юкка чыккан, дигән фаразлар да булган.

6 сәгать эзләгәннән соң, Асенка Христованы томограф урнашкан рентген бүлмәсеннән табып алганнар. Аяк тавышлары ишетелеп, коридорда ут янганны сизгән әби кычкырып, ярдәмгә чакырган һәм аны томограф урнашкан рентген бүлмәсеннән табып алганнар.

Аның 6 сәгать буе томографта булуы сәламәтлегенә зыян салмый, дип ышандыра табиблар, чөнки ул сүндерелгән булган. Хәзер гепле лаборант ваемсызлыгы аркасында эшеннән азат ителәчәк. Христованың якыннары әлеге хастаханә администрациясен судка бирергә җыена.

 фото архив.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tabiblar-tomograf-echend-ber-bine-yugaltkannar-6-sgattn-so-tapkannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса