Табиблар кар чистартуда игътибарлы булуны искәртә
Ашаганнан соң кар көрәмәгез!
Кар көрәү йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең гомере өчен куркыныч булырга мөмкин, шуңа саклану мөһим.
Карны көрәк белән чистартканда, салкыннан кан тамырлары тарая, бу кан басымының артуына китерә. Авыруы булган кешеләрдә күкрәктә авырту барлыкка килергә мөмкин. Йөрәк авырулары булган кешеләргә кар көрәр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Моннан тыш, кар чистартканда тәмәке тартырга киңәш ителми. Бигрәк тә, ашаганнан яки кәһвә эчкәннән соң, кар көрәргә ярамый, чөнки бу йөрәккә өстәмә йөк китерергә мөмкин. Кар чистартканнан соң, сусаган булмасагыз да, су эчәргә кирәк. Шулай ук үзегезгә эшне җиңеләйтергә һәм кар яугач та чистартырга кирәк: ул эри башлаганнан яисә катып киткәннән күпкә җиңелрәк.
Гадәттән тыш хәл булганда ярдәм чакыру өчен телефонны һәрвакыт кесәдә тотарга кирәк.
“Бу йөрәккә өстәмә йөк тудыручы авыр эш һәм йөрәк авырулары булган кешеләргә кар чистартмаска бу эшне башка кешегә тапшырырга киңәш итәбез", — дип киңәш бирә табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia