Табиб эше бик җаваплы һәм тынгысыз
Авырып аяктан егылгач кына табиблар янына килергә кирәкми. Чир беленә башлауга ук табиб янына бару мөһим.
Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, «ак фәрештәләр» дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр икәнен барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Юкса, авыр, җаваплы эш ул табиб һөнәре, алар кулында - кеше гомерләре!
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе үзәк хастаханәсендә озак еллар хезмәт куючы Равил улы Зариповка «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелде.
Шул уңайдан без аның белән эксклюзив әңгәмә оештырдык.
- Хезмәт юлымны тәҗрибәле табиб Виталий Волков кул астында башлап җибәрдем. Аның белән эшләү дәверендә туплаган тәҗрибәм, ирешкән уңышларым өчен аңа олы рәхмәтлемен. Бу һөнәрне сайлавыма үкенгәнем булмады. Эшебез җаваплы, йокысыз үткән төннәр дә байтак булды. Тик үз эшеңнең уңай нәтиҗәсен күреп, кемнеңдер гомерен саклап кала алгансың икән, бу инде зур уңышларның берсе,- дип сүзен башлады ул.
Равил Зариповны мин күрше Лаеш районының Кече Елга авылыннан килгән дип күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки ул безнең райондашыбыз сыман якын, табиб буларак тәҗрибәле, үз эшенә җаваплы караучы, гади, кешелекле хезмәткәр булып танылды.
- Нәрсә этәрде икән соң аны табиб булырга?
- Мәктәптә укыганда ук табиб булырга дигән хыялым бар иде. Аңа кадәр авылыбыздан бер табиб та чыкканы булмады. Минем медицина өлкәсен сайлап алганга өйдәгеләр дә каршы булмадылар. Киресенчә “Улым, булдыра алсаң укы, кешеләргә кулыңнан килгәнчә ярдәм ит“, - диделәр.
-Үзегезнең беренче эш көнегезне хәтерлисезме?
- Әйе. Укуны тәмамлагач 1983 елда мине Балык Бистәсенә эшкә җибәрделәр. Башта хирургия бүлегендә, аннан дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары булып эшләдем, соңрак 13 ел баш табиб вазыйфасын башкардым. Эш булгач авырлыклар булмый калмады. Әмма коллектив бердәм һәм тату, кыенлыкларны да бергәләп җиңеп чыга алдык.
Мин килгән чорларда биналар иске, медицина җиһазлары болай күп түгел иде, без бары үзебезнең белемебезгә таянып, булган тәҗрибәбезне кулланып дәвалау курслары үткәрә идек. Хәзер инде Аллага шөкер, медицина алга китте, нинди генә яңа төр җиһазлар юк, эшли һәм дәвалана торган бүлекләребез төзек, якты. Эшләр өчен бары теләк кенә кирәк.
- Равил Ризванович, сез үзегезне ничек характерлыйсыз?
- Мин йомшак күңелле кеше. Кешеләрне бик кызганам дисәм, миңа беркем дә ышанмас иде. Алайса ничек хирург булып эшлисең соң син диярләр. Мин табиб булып укып чыкканмын икән, димәк кулымнан килгәннең барын да эшләргә тиешмен.
- Гаиләгез белән таныштырып үтсәгез иде? Балаларыгыз сезнең юлыгыздан китмәделәрме?
- Тормыш иптәшем Әнисә белән ике ул тәрбияләп үстердек. Бүгенгесе көндә инде 4 шатлыгыбыз - оныкларыбыз бар. Әнисә гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Балалар минем һөнәрне сайламадылар. Үзебез дә аптыратмадык. Өйдә бер табиб булгач шул җиткәндер дип уйлыйм. Чөнки өскә ак халат киеп кенә табиб исемен йөртеп булмый ич әле ул. Эшләргә кирәк. Ә табиб эше бик җаваплы һәм тынгысыз.
- Равил Ризванович, буш вакытта ниләр белән шөгыльләнәсез? Гомумән, буш вакытыгыз буламы?
- Эшсез вакыт аз була шул. Эштән бушаган арада мин бакчада эшләргә, балыкка йөрергә яратам. Әле минем берничә умартам бар. Ничек тә булса барысына да вакыт табарга тырышам, - ди ул, елмаеп.
- Район халкына нинди теләкләрегез бар?
-Авырып аяктан егылгач кына табиблар янына килергә кирәкми. Чир беленә башлауга ук табиб янына бару мөһим. Чөнки авыруны башлангыч чорында дәвалау җиңелрәк. Профилактик чара һәм авыр хәлдә дәваланып яту - алар икесе ике нәрсә. Шуңа күрә сәламәтлек турында алдан кайгырту кирәк.
Хезмәттәшләре дә Равил Зарипов турында бары җылы сүзләр генә әйттеләр.
Поликлиника мөдире Энҗе Гаязова:
“Мин эшкә килгәндә Равил Ризванович баш табиб иде. Хәзерге вакытта ул безнең район халкына хирургия буенча һәм ФГДС хезмәтен күрсәтә. Аның хакында бары уңай яктан гына әйтеп була. Табиб буларак ул профессионал һәм белемле, кеше буларак бик ярдәмчел, ачык күңелле шәхес. Авырулар да, хезмәттәшләре дә аны ярата, ихтирам итә”.
Равил Зарипов белән бер чорда эшкә килгән гомумпрактика табибы Рәфкать Әгъзәмов та хезмәттәше турында үз фикерен әйтте.
«Табиб буларак ул үз эшенең чын остасы. Аның игътибарлылыгы, кешеләрне яратуы, тормыш сөючәнлеге башкаларга үрнәк булып тора”.
Равил Ризвановичны районыбызга кайткан яшь табибларыбыз да хөрмәт итә.
Гомумпрактика табибы Николай Демьянов та безнең әңгәмәбезгә кушылды.
«Атказанган табиб исемен болай гына бирмиләр, әлбәттә. Хөрмәткә лаек булган табибыбыз Равил Ризвановичка нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә ярдәм итәргә әзер. Кирәкле киңәшләрен биреп, эшләр өчен дөрес юнәлеш күрсәтә”.
Озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Гөлсинә Хөснетдинова да үзенең изге теләкләрен җиткерде.
“Равил Ризванович белән озак еллар бергә эшләдек. Ул үзенең эшенә җаваплы караучы, авырулар өчен җан атып торучы табибларыбызның берсе. Алдагы көннәрдә дә үз эшеннән тәм табып, авыртмый эшләсен иде”.
Равил Ризванович һөнәр сайлаганда нәкъ менә үзенә туры килгәнен сайлап алган. Эшләр өчен анда теләк тә, белем дә, тәҗрибә дә җитәрлек. Хезмәттәшләренең уй-фикерләре дә шуны дәлилли.
Гөлчәчәк Газизова.
фото Алина Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа