Табиб баласыз гаиләгә бәби саткан
Табиб бәби табып та медицина исәбе буенча түләргә акчасы булмаган гаиләдән баланы тартып алган һәм сатып җибәргән.
Daily Star язуынча, яшь гаилә акчага интегүе турында хәбәр иткәч тә, урындагы табиб көч белән алардан баланы тартып алган. Ахырда баласы булмаган гаиләгә саткан. Яшьләр бәби тудыру шулкадәр чыгымнарга торуын күз алдына китермәгән. Табиб аларның баласын сатып җибәргәнен белгәч, яшь гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар баланы үз әти-әнисенә кайтарган, медикны беразга сак астына утыртканнар, күп тә үтми иреккә чыгарганнар. Җитмәсә, дәваханә җитәкчелеге дә яшь гаиләдән табибка карата гаепләүне рәсмиләштермәвен үтенгән.
“Өченче дөнья илләре”нә кергән Пакистанда мондый хәлләрне җитди җинаятькә тиңләмиләр, күрәсең. Шундый “йонлач” куллы табибны рәшәткә артыннан чыгармаска да бит... Моңа охшаш хәлләр хакында укыгач, күңелгә бераз җылылык йөгерә. Бездә хәлләр ул кадәр куркыныч түгел төсле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia