Тәберде Чаллысы авылында “Капка төбе”ндә кич утыру чарасы узды
Берничә ел элек район мәдәният бүлеге тарафыннан хупланган “Капка төбе” проекты бүген дә уңышлы дәвам итә. Әлеге проект эшчәнлеге өлкәннәр күңеленә аеруча хуш килде.
- Шушы көннәрдә Тәберде Чаллысы авылында узган “Капка төбе”ндә кич утыру җыр-биюләр белән гөрләп үтте, - дип хәбәр итте безгә авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алия Шәрә Берничә ел элек район мәдәният бүлеге тарафыннан хупланган “Капка төбе” проекты бүген дә уңышлы дәвам итә. Әлеге проект эшчәнлеге өлкәннәр күңеленә аеруча хуш килде.фиева. - Мәмле Казаклар авылының оста гармунчылары Зиннур абый Гаянов, Сәгъдәтулла абый Гарифуллинның өздереп гармунда уйнавын барыбыз да исебез китеп тыңладык. Аларга кушылып җырладык, биедек. Әһлия апа Фәтхерахман Әхмәдиев җырларын башкарды. Конкурслар да оештырдык. Өлкәннәр үзләренең яшьлекләрен искә төшереп алдылар.
Бик күңелле узды. “Капка төбе” проекты киләчәктә дә дәвам итсен иде, дигән теләктә алар.
Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia