Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сырлы французча аш

Кайчагында иң гади продуктлардан да ниндидер гаҗәп тәмле әйберләр әзерләргә була. Мәсәлән, сырлы аш. Аны әзерләү җиңел һәм тиз.

Аш өчен сезгә кирәк булачак:

Тавык ите - 400 грамм.
йомшак плавленный сыр-200 г.
бәрәңге-3 данә.
кишер — 1 данә.
тоз, борыч, хуш исле борыч-тәме буенча
үсемлек мае — 2  аш кашыгы

лавр яфрагы — 3 данә.
тәмләткәчләр,  гренок-багет (яки теләсә кайсы башка икмәк), сарымсак, оливковое мае
Әзерләү ысулы

Кәстрүлдә 1,5 литр су кайнатабыз, тавык итен кисеп, кайнаган суга салабыз.
Шулпа кайный башлауга тоз өстибез, берничә  хуш исле борыч һәм кара, лавр яфраклар өстибез. Кайнаган мизгелдән 20 минут пешерәбез.
Бәрәңгене шакмаклап кисәбез. Итне алабыз, бәрәңге салабыз һәм аны 5-7 минут пешерәбез.
Кишерне дә чистартабыз. Көнбагыш маенда аз гына кыздырабыз. Бераз тоз һәм борыч салабыз. Әзер кыздырманы ашка өстибез,  тагын 5-7 минут кайнатабыз.
Сыр өстибез, яхшылап болгыйбыз һәм утны сүндерәбез.
Тәмле булсын.

Фото https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса