Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сырхауханәдән өенә кайтып килүче 77 яшьлек әби юкка чыккан

Әлмәт районында яшәүче 77 яшьлек әби поликлиникадан өенә кайтканда юкка чыккан.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Җомга көнне, 27 июльдә, Кама-Елга авылында яшәүче 77 яшьлек әбине Әлмәт районындагы Түбән Мактама бистәсенә алып киткәннәр. Ул биредә көндезге берләр тирәсендә поликлиникада булган, аннары «Мактама» сәүдә үзәгенә юл тоткан, шуннан соң танышлары аны Кама-Исмәгыйль авылына илтеп куйган.

Шуннан әби урман юлыннан үз авылына таба юл тоткан, әмма өенә кайтып җитә алмаган.

Урынга килгән коткаручылар карчыкны эзләргә керешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 254 мең квадрат метр мәйданны айкап чыкса да, әбине таба алмаган. Бүген эзләү эшләре дәвам итәчәк.

 

 фотоphoto.i.ua

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-syrkhaukhandn-en-kaytyp-kilche-77-yashlek-bi-yukka-chykkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса