Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сынауларга бирешмәгән Рауза апа

Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов тәкъдиме белән хезмәт ветераны Рауза апа Гарипова яшәгән йортка юл тоттым.

Җитәкченең көндәлек мәшәкатләренә карамастан элеккеге гади хезмәт кешесе турында онытмауы үземнең дә күңелемә хуш килде. Барлык җитәкчеләр дә менә шулай хезмәт кешесенең тормышы белән кызыксынып аның яшәешен кайгыртып яшәсеннәр иде. Ә ул ярты гомерен диярлек район үзәк ашханәсендә һәм кулинариядә үткәргән. Гомере буена кече яшьтән сайлаган бу һөнәренә тугрылыклы калып, катлаулы тормыш юлы кичсә дә үз кыйбласыннан читләшмичә әнисе хезмәтен үз итеп аның чын остасына әйләнгән. Алны-ялны белмичә бар гомерен диярлек бер урында үткәргән Рауза Гарипова тиздән үзенең гомер бәйрәмен, билгеләп үтәргә әзерләнеп йөри. Шушы вакыт эчендә аның үткән тормыш юлындагы кичерешләрен бүгенге буын яшьләре күз алдына да китерә алмыйлар. Чөнки, аның кайнар плитә янында үткән гомер юлы бер дә җиңел булмаган. Сугыш чоры балалары өлешенә туры килгән катлаулы авыр хезмәт елларын әле берәүнең дә мактап һәм сагынып искә алганын ишеткәнем булмады. Үз башыннан кичерешләрен искә алуы күңелле һәм сөенечле булмаса да, аның яшьлек хатирәләрен озак тыңлап утырдым. Ни хәл итәсең, үз өлешенә тигән гомерне берәү дә сайлап алмый. Аның балалык еллары рәхәткә күмелеп, дуслары, иптәшләре белән дөньясын онытып уйнап үткән дип әйтеп булмый. Шуңа карамастан ачык йөзле, шат күңелле булып кала белгән ул. Районыбызның Юлсубино авылында күп балалы гаиләдә үскән кызга, ул вакытларда иптәшләре белән аралашу түгел, тамагы туйганчы ашарларына да булмаган, бәйрәмнәрне дә бик сирәк күргәннәр. Ә инде дәһшәтле сугыш тәмамланып авылга бер-бер артлы ир-егетләр үз гаиләләрен, балаларын сагынып туган ягына әйләнеп кайта башлагач кыз бала газиз әтисенең сау-саләмәт кайтуаны сөенү урынына озак вакыт аннан читләшеп йөри. Чөнки, Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле ни бары ай ярым гына була. Шуңа алты яшьлек сабыйның газиз әтисен танымауы бер дә гаҗәп хәл түгел. Ә ул өйдә чит ир кеше йөри, дип күршеләрендәге ялгыз карчык янына кереп кача. Әнисе Сәрвәркамал апа аны үгетләп, бик ераклардан сине кызым әтиең сагынып кайткан, дип күпме генә чакырса да ул өеңә кайтырга ашыкмый. Шуннан соң ишле гаиләләрендә тагын бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Ни дисәң дә ирле, тулы гаиләдә тәрбияләнү икенче төрлерәк шул. Әмма, кызга аның рәхәтен татып, озак еллар әти-әни назына сөенеп-шатланып яшәргә туры килми. Авыл җирендә сугыш кырыннан кайтучылар булса да колхоз эшче көчләргә зур мохтаҗлык кичерә. Шуңа ул бер ничә ел производствода эшләп хезмәт чыныгуы алганнан соң район үзәгенә күчәргә карар кыла. Биредә иң элек икмәк пешерү комбинатында хезмәт куя, аннан соң аны җәмәгать туклануы предприятиесенә күчерәләр. Ул елларда Күгәрчен авылында туып үскән эшчән егет Равил белән никахлашкач алар икесе дә әлеге кулланучылар оешмасында эшли башлыйлар. Тырыш хезмәтләре өчен җитәкчеләр аларга яңа төзелгән йорт тапшырып сөендерә. Әмма, куанычлары гына кыска гомерле була. Алны-ялны белмичә, күңелен биреп машинасы белән район буенча товар ташып йөргәндә Равил абый 37 ел элек вакытсыз вафат булды. Рауза апа тормыш кыенлыкларына бирешмичә, хезмәтеннән тәм табып күп еллар дәвамында кулинариядә хезмәт куеп күп яшьләрнең якын кешесенә-остазына әйләнә. Ул әле дә өйдә тик торуны белмичә, дини сабакларын камилләштереп, биш мәртәбә намазын калдырмыйча өйен һәм хуҗалыгын тәртиптә тотып, тормышыннан ямь табып яшәүен дәвам иттерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса