Сыерлар саны буенча кулонлыларга тиңнәр юк
Бүгенгесе көнне районыбыз хуҗалыкларында 3250 баш савым сыерлары исәпләнә.
Районда әлегә сыерлар саны буенча кулонлыларга тиңнәр юк. Биредә аларның баш саны 813 кә җиткән. “Кама-Агро” белән “Азык-төлек корпорациясе”ндә ул 407-450 баш белән исәпләнә. “Масловский” белән “Бариев” фермерлык хуҗалыгында барысы 310-200 сыер бар. Хәзерге вакытта районыбызның 6 фермерлык хуҗалыгында - 100 һәм аннан күбрәк савым сыерлары булса, “Караганов”, “Яруллин” хуҗалыкларында аларның саны 80 нән аз гына артык. Унике фермерда 59 дан 19 башка кадәр сыер калган. Әлбәттә инде баш санының кимүе сөт җитештерүгә дә тискәре йогынты ясый. Берәүләр 81 баш сыердан тулай савымны 1400 килограммга җиткерсә, икенчеләр шул күләмдәге сыердан 880 килограмм белән генә чикләнәләр. Ә болар байтак кына күләмдә өстәмә табышның кимүенә китерә. Шумково авылыннан “Закиров” хуҗалыгы да әнә 40 баш сыердан 810 килограмм сөт җитештерүгә ирешә. Аның кебекләр хәтта сыерлар саны 10 -19 башка артык булса да нык калышалар.Чагыштыруларны дәвам итсәк әле тагын да кызыклы фактларга юлыгырга мөмкин. Шундый ук шартларда эшләгән бер фермерыбыз 40 баш сыердан 140 килограмм сөт савып алса, “Ахметов” фермерлык хуҗалыгында 22 баш сыердан 368 килограмм тулай савым алуга ирешкәннәр. Шуңа күрә бүген һәр хуҗалыкка җәйге муллыктан мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга кирәк. Тикмәгә генә сөт сыерның телендә димиләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа