Сыер асраучыларга ярдәм каралган
«2019-2021 елларда Балык Бистәсе районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү» муниципаль программаны тормышка ашыру кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары күрсәтү карала.
Аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга савым аппаратлары алганда, аның бәясенең 50 проценты күләмендә (НДС һәм транспортировкалау чыгымнарыннан тыш) материаль ярдәм күрсәтелә.
Мондый финанс ярдәме Балык Бистәсе районы территориясендә яшәүче һәм гамәлдәге законнар нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга бирелә. Хуҗалыкта 4 һәм аннан да күбрәк сыер асралуы, баш санының алдагы 3 ел дәвамында саклануы төп шартларның берсе булып тора.
Финанс ярдәме алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданин авыл җирлеге башлыгына гариза бирә. Шул гариза нигезендә, авыл җирлеге башлыгы билгеләнгән форма буенча финанс ярдәме күрсәтү исәбе-белешмәсе әзерли. Аннары исәп-хисап белешмәсе Балык Бистәсе районының Финанс-бюджет палатасына тапшырыла.
Саву аппараты алу сату-алу килешүе, аның тулы бәясен түләү турында документ белән раслана.
Финанс ярдәме алган гражданнар квартал саен авыл җирлегенә сыерларының баш саны турында мәгълүмат бирергә тиешләр.
фотоrzraion.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia