Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Светлана Ардашированың уникаль эшләнмәләре: агачка рәсем ясау сәнгате

Республика көнендә Кама яры буенда оештырылган күргәзмәдә мин Рус Әшнәге авылыннан Светлана Ардаширова кулы белән агачтан ясалган төрле бизәкләр күрдем.

Бәйрәмгә килүчеләр рус милли костюмындагы сөйкемле кызның эшләнмәләре янына туктап, "Нәфис хатын-кыз куллары нинди матурлык тудыра!"- дип сокланып бик озак карап тордылар.

 Уңай бәяләмәләрдән Светлананың йөзе тагын да ягымлырак булып китте. Без аның белән сөйләшеп киттек. Барыннан да элек ул җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде һәм сорауларга теләп җавап бирде.

- Светлана, сез күптәннән декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәсезме?

- Миңа һәрвакыт нинди дә булса хобби белән мавыккан кешеләрне күзәтү кызык иде. Агачка рәсем ясау белән өч ел элек шөгыльләнә башладым. Һәм ул миңа бик ошады.

 Агач - ул, минемчә, тере предмет, аның үз исе, җылысы, энергетикасы бар. Матрешканың буялмаган, эшкәртелмәгән буш формасы, мәсәлән, ахыргы нәтиҗәгә кадәр бик мавыктыргыч процесс. Матрешкаларның бер комплектын бизәү өчен 5-7 көн кирәк. Әлеге процесс күп вакыт таләп итә, шуңа күрә әзер матрешкалар арзан түгел. Матрешканы ахыргача эшлим дисәң, аның өчен акрил буяулар, пумалалар, лаклар һәм башка кирәк-яраклар өчен шактый чыгым сорала.

  - Сәнгать осталыгына кайда өйрәндегез, әллә бу сездәге табигый талантмы?

 -Аның өчен махсус һөнәр алмадым. Балачактан ук рәсем ясарга ярата идем. Үз күнекмәләремне камилләштерү өчен төрле тапшырулар, мастер-класслар карыйм. Эшләнмәләремне еш кына туганнарыма, дусларыма, танышларыма бүләк итәм. Бу шөгыль күңелемә бик зур ләззәт, рәхәтлек бирә.

Тагын мин декупаж (кәгазьдән кисеп ясалган рәсемнәр ярдәмендә әйберләрне бизәү техникасы)   һәм агач шкатулкаларны бизәү, табигый ташлардан кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнәм.

Үземнең хобби белән миңа үсәсе, нәтиҗәләргә ирешәсе һәм яңаны беләсе килгән клубта эшләү мөмкинлеге бирә. Үз эшемне һәм авыл мәдәният йортымны яратам.

Үз эшемне яратам, безнең һөнәрдә күп булган акыллы, энергияле, кызыклы кешеләр белән аралашу ошый. Бигрәк тә чара югары дәрәҗәдә үткәндә, катнашучылар һәм тамашачылар күп булганда канәгатьлек аласың. Үз эшең турында уңай фикерләр ишетү бик күңелле, - ди ул.

Светлананың һәр эшләнмәсе - уникаль. Ә мөселман һәм христиан стилендәге шкатулкалар бары тик серле һәм тылсымлы, алар сүзнең туры мәгънәсендә балкыйлар һәм илаһи яктылык сибәләр.

Светлана Ардаширова - актив, позитив, мавыктыргыч кеше, ул үзенең яраткан эшенә бар күңелен  сала, ә үзенең хоббисына — кул җылысын һәм йөрәк кисәген.

БЕЛЕШМӘ

   Светлана Ардаширова Рус Әшнәге авылында туган. Казан шәһәренең мәдәният институтында югары белем алгач, 1998-2004 елларда ук авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аннары Казанда яши. Авылга кайткач, Рус Әшнәге авылы мәдәният йорты мөдире булып эшли башлый, авылдашлары өчен кызыклы чаралар үткәрә.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса