Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сүзем әтием турында

«Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовикларның һәркайсына һәйкәл куярлык». Әтием Котдус Әхмәтгәрәй улының югарыда әйткән сүзләре бүген дә күңелемдә яңгырап тора. Ул аны канатлы фраза булсын дип түгел, ә бәлки Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәрне онытмаска кирәклеген искәртеп әйткәндер. Үзе дә ветераннарны хөрмәтләп, булышып яшәде. Кирәк дип тапса, авыл һәм хуҗалык җитәкчеләренә ярдәм сорап бик еш кергәләде. Үз авылыбызда һәм тирә-юньдә аның игелекле гамәлләрен бик күпләр белә иделәр.

Әтием Котдус Гәрәев 21 яшендә сугышның беренче көннәреннән 277 нче Укчы дивизия составында пулеметчы буларак башлый. Алар Сталинград өчен барган бәрелешләрдә хәлиткеч җиңүгә ирешәләр. Сугыштан соңгы елларда әтием Краснодар өлкәсеннән килгән батальон командиры майор В.Мальцев белән очраштылар. Күрше Олы Кульга авылының легендар колхоз рәисе Александр Власов та шул дивизия составында көрәшкән булып чыкты. Алар ул вакытта безнең мәктәп укучылары белән очрашып үзләренең хатирәләре белән уртаклашкан иделәр. Болар хакында авылыбыз укытучысы Фирдания Мифтахова район газетасында патриотик тәрбия темасына Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан күләмле мәкалә урнаштырды. Ул чорда мәктәпкә очрашуга кырыктан артык сугыш ветераны килгән иде. Ветераннарыбыз бары тик сугыш кырында кичерешләре турында гына сөйләделәр. Анда буш сүзләргә, фантазиягә урын булмады. Соңыннан иң тәэсирле гамәлләрнең берсе–ул бер минут тынлык иде. Шуннан соң барысы да бергәләшеп  Барый Шәвәлиев һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 
 

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса