"Суша"мы, "Коры елга"мы?
Йөк машинасында эшләгәнлектән юлым республиканың бик күп авыл, районнары аша үтә. Һәрберсенә матур итеп атамалары язылган.
Юлда йөрүчеләр өчен аның әһәмияте аеруча зур. Монда инде кайсы төбәк икән дип аптырыйсы юк. Ике телдә дә матур итеп язып куелган. Тик шунысы гаҗәп, кайчакларда тәрҗемә белән мавыгып артыграк кыланып җибәрәләр. Шушы көннәрдә Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш юлы аша узарга туры килде. Күгәрчен авылы күпереннән үткәндә андагы елга исеменә күзем төште. Суша елгасы Коры елга дип үзгәртелгән. Ярый әле Күгәрченне Голубь дип тәрҗемә итмәгәннәр, дип сөенеп куйдым. Елга исемнәрен шулай тәрҗемә итеп үзгәртү кирәкме икән? Бу турыда төбәкне өйрәнүче тарихчыларның фикерен беләсе иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа